Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясендә Татарстан АПКсының иң яхшы хезмәткәрләрен бүләкләделәр

2024 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

Чәршәмбе көнне Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышы узды, анда агросәнәгать комплексының эш нәтиҗәләре һәм перспективага стратегик бурычлар турында фикер алыштылар. Чарада Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Патрушев, Авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут, субъектлар җитәкчеләре, Федераль Собраниенең ике палатасы, федераль хакимият органнары һәм контроль-күзәтчелек ведомстволары, тармак һәм иҗтимагый оешмалар, фәнни җәмәгатьчелек һәм бизнес вәкилләре катнашты.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм министр урынбасары Марсель Мәхмүтов катнашты.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышында Оксана Лут агросәнәгать комплексының тармак үсешенә зур өлеш керткән иң яхшы хезмәткәрләрен котлады. Министр урынбасары Мәхмүтов Марсель Азат улына һәм кадрлар бүлеге башлыгы Хуҗина Лилия Мөнәвир кызына «Россия агросәнәгать комплексының мактаулы хезмәткәре» исеме бирелде. Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Габитов Рәнис Харис улына Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International