Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Терлекчелек һәм нәсел эше департаменты директоры Владимир Лабинов сөт тармагындагы агымдагы вәзгыять турындагы мәсьәлә буенча киңәшмә уздырды. Анда сөт тармагының һәм тармак берлекләренең эшкәртүче предприятиеләре вәкилләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов рәислегендә “Татарстан Республикасы муниципаль районнарында терлекләр чалу өчен модуль пунктлар төзүнең республика программасын эшләү турында” киңәшмә узды.
Агымдагы елның 22-24 маенда Балык Бистәсе район үзәгендә Татарстан Республикасының “Уңыш” физкультура-спорт җәмгыяте тарафыннан Татарстан Республикасы ХI «Сәламәтлек» авыл Спартакиадасы программасы кысаларында авыл районнары командалары арасында җиңел атлетика буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты уздырылды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, республикада язгы чәчү 99% мәйданда башкарылган. Әгерҗе, Югары Ослан, Минзәлә, Спас муниципаль районнарында гына чәчү төгәлләнеп бетмәгән.
Агымдагы елның 28-30 маенда “Н.Э.Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе” югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт мәгариф учреждениесе базасында "Ветеринария медицинасы һәм зоотехния, мәгариф, җитештерү: актуаль проблемалар" буенча Бөтенроссия фәнни-тикшеренү конференциясе узачак.
Тукай муниципаль районының Күзкәй авылында модульле участок ветеринария пунктларын төзүнең республика программасы буенча төзелгән модульле участок ветеринария пунктын ачу тантанасы булды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, язгы чәчү 1706,5 мең га мәйданда башкарылган, ягъни 98 % тәшкил итә.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов кичә Ютазы һәм Баулы районнарында кыр эшләренең барышы белән танышты. Министр белән Баулы муниципаль районы башлыгы Альберт Хәбибуллин, Баулы районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ринат Фәхриев һәм башкалар йөрде.
Татарстанда инвесторлар республика сөтенең 52 процентын җитештерә. Узган тәүлектә алар 1680,5 тонна сөт җыйганнар, бу узган елның шушы чорына караганда 155,3 тоннага күбрәк.