Терлекчелек өлкәсендәге икътисадый әһәмиятле программаларга - өстенлек

2014 елның 25 июле, җомга

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан Россия Хөкүмәтенең африка дуңгызлар чумасын бетерүгә ярдәм итүгә субсидияләр бүлү турында күрсәтмәсе проектын әзерләде. Документ 2014 елның 17 июлендә Россия Федерациясе Хөкүмәте утырышында каралып кабул ителгән иде. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең тиешле күрсәтмәсе Дмитрий Медведев тарафыннан имзаланды.

Федераль бюджеттан бүленгән акчаларның гомуми суммасы 300 млн. сум тәшкил итәСубсидияләр Россия Федерациясенең 12 субъектына Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Комиссиясенә сайлап алынган терлекчелек өлкәсендәгеикътисадый әһәмиятле программаларны гамәлгә ашыруга бүлеп бирелде. Субсидияләр Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Федерация субъектларының иң югары башкарма дәүләт хакимияте органнары белән төзелгән килешүләр нигезендә бирелә.

2014 елның 22 июлендәге №1371-р күрсәтмә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының www.mcx.ru. рәсми сайтында урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International