Әлмәт муниципаль районының Габдрахман авылында тантаналы төстә беренче модуль-блок участок ветеринария пунктын файдалануга тапшырдылар.
Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Сәлихов, халыкны шул уңайдан котлап, һәр район өчен мондый бүләкнең мөһимлеген билгеләп үтте.
– Республика Президентының тырышлыгы аркасында быелдан Татарстанда модуль-блок участок ветеринария пунктларын төзү программасы эшли башлады, - дип әйтте Мәҗит Сәлихов. - Әлмәт районының да шундый ветеринария пунктын файдалануга кертүчеләр арасында булуы сөендерә, бу халык мәнфәгатьләрен кайгыртып эшләнә. Республика программасына иң беренче чиратта эре мөгезле терлек саны күп булган һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларда хайван, кош-корт үрчетү белән актив шөгыльләнә торган авыллар авыллар кертелгән иде. Без дә бу программага актив кушылып киттек, бу параметрларга туры килгән Габдрахман авылы аңа беренчеләрдән булып кертелде. Киләсе елда икенче ветеринария пункты Яңа кәшер авылында төзеләчәк. Төзелеш эшләрен быел ук башларга уйлыйбыз. Габдрахман авылында хәзер ветеринария кагылышлы барлык мәсьәләләрне ашыгыч рәвештә хәл итәргә бөтен мөмкинлекләр дә булачак.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветринария идарәсенең дәвалау-прфилактикалау эше бүлеге башлыгы Дамир Хөснетдинов та яңа ветеринария участокларын торгызуның актуальлеге турында әйтеп узды. Аның әйтүенчә, шул программа нигезендә республикада өч ел эчендә 150 блок-модуль ветеринария участоклары ачылган. Прогамманы тормышка ашыруга старт бирелгән районнар арсында Әлмәт дүртенче район.
«Ветеринария хезмәте, сыйфатлы продукция җитештереп, халык сәләмәтлеге сагында тора, халык мәнфәгатьләреннән чыгып эш итә. Аңа эшләү өчен бары тик шартлар гына тудырырга кирәк. Узган гасырда ук төзелгән ветеринария пунктлары искерде, шуңа күрә республикада заманча модуль ветеринария пунктларын төзү турында карар кабул ителгән иде”, - дип билгеләп узды Дамир Хөснетдинов.
Кызыл тасма киселгәннән соң кунаклар ветеринария пунктындагы җиһазлар белән таныштылар. Бүлмәләр иркен, төрле операцияләр һәм процедуралар башкару өчен бөтен мөмкинлекләр бар, дару препаратлары да җитәрлек, хайваннарга операция ясау өчен махсус өстәл урнаштырылган һәм башкалар.