Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән мәгълүм булганча, республика игенчеләре тарафыннан 26,0 мең га мәйданда 61,5мең тонна бөртекле һәм кузаклы культуралар суктырып алынган. Уңдырышлылык 23,7 ц/га тәшкил итә.
Иң күп бөртекле һәм кузаклы культуралар Буа (15150 т), Нурлат (10627 т), Әлки (7974 т) һәм Апас (6960 т) муниципаль районарында суктырылган.
163,2 мең га мәйданда берьеллык үлән һәм катнаш азык җыелган, бу фараз күләмнән 58% тәшкил итә.
Рйоннарда 452,8 мең тонна печән, 2144,8 мең тонна сенаж әзерләнгән.
Татарстанда чәчүлекләрне корткычларга һәм авыруларга каршы эшкәртү дәвам итә ( 1188,9 мең га).
Туфракны көзге культуралар чәчүгә әзерләү актив алып барыла (427,2 мең га).