Татарстан Республикасының авыл кибетләренә ел башыннан 883 млн. сумга азык-төлек продуктлары җибәрелгән

2014 елның 24 июле, пәнҗешәмбе

Татарстанның авыл кибетләренә ел башыннан Татарстан кулланучылар берлегенең үз цехларындаҗитештерелгән 883 млн. сумлык азык-төлек продукциясе җибәрелгән, бу узган елның шушы чорына карата 121 процент тәшкил итә. Авылларда балык әйберләренә һәм алкогольсез эчемлекләргә ихтыяҗ аеруча зур, дип хәбәр итә «Татар-информ» МА, Татарсан кулланучылар берлеге сылтамасына таянып.

Районнарның кулланучылар җәмгыятьләре цехларыннан авыл кибетләренә икмәк һәм икмәк әйберләре 11,3 мең тонна җибәрелгән яисә узган шул чорына карата 85 процент тәшкил итә. Казылык әйберләре - 235 тонна (96 процент), кондитерәйберләре 823 тонна (81 процент) җибәрелгән.

Авыллыларга макарон әйберләре 386 тонна җибәрелгән яисә узган шул чорына карата 98 процент тәшкил итә. Авыл халкы алкогольсез эчемлекләрне үз кибетләреннән 179 мең декалитр (118 процент) сатып алган.

Районның кулланучылар җәмгыятьләре цехларында әзерләнгән балык ризыклары да 163 тонна (128 процент) күләмендәТатарстан Республикасының иң ерак районнарына кадәр барып җиткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International