Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Зеленодольск районының Олы Яке авылында “Җиләкле үзән” крестьян-фермер хуҗалыгында булды.
Бу хуҗалыкта җиләкләр (бакча каен җиләге, кара карлыган, кура җиләге), шулай ук җимеш бирә торган агачлар (алмагачлар) үстерү белән шөгыльләнәләр.
Крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Илдар Ситдиков Рөстәм Миңнехановка “Җиләкле үзән”нең быелгы уңышы һәм киләчәктә аны үстерү, югары сыйфатлы җимеш-җиләк бирә торган утырмалар һәм декоратив үсемлекләр (500 төргә кадәр) үрчетү планнары турында сөйләде.
Быел җиләк уңышы 1 июньнән башланган, аның иң кызу чагы узды инде, 1 гектардан уртача 15-16 тоннага кадәр җиләк җыйганнар, киләчәктә аны тагын да арттырырга ниятлиләр.
“Җиләкле үзән” җиләк-җимеш тармагын үстерүх максатларында республиканың башкакрестьян-фермер хуҗалыкларына - Кайбыч, Саба, Лаеш, Балтач районнарына (утыртма материаллар белән) ярдәм күрсәтә.
Бүген крестьян-фермер хуҗалыгында 40 кеше эшли. Татарстан Республикасы һәм башка төбәкләрнең кулланучылары ихтыяҗларыннан чыгып, декоратив утыртма материаллар җитештерү өчен әзерлек эшләре алып барыла.
Киләчәктә “Җиләкле үзән” проекты ике юнәлешне күздә тота – җимеш-җиләк һәм декоратив чәчәк үстерү. Илдар Ситдиков әйтүенчә, проект KIKSI (Литвия) һәм Jan Langeedijk (Голландия) компанияләре белгечләренең техник күзәтүе астында гамәлгә ашырыла. Илдар Ситдыйков сүзләренчә, проект уңышлы гамәлгә ашырылсын өчен ташламалы шартларда үсешкә финанслау җәлеп итәргә, газ буенча лимитлар алырга һәм питомникны инвестицион проектлар һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының программалары исемлегенә кертергә кирәк. Эшләүчеләр санын 100гә кадәр җиткерү күздә тотыла, персонал җыйганда Зеленодольск районы һәм гомумән Татарстан кешеләренә өстенлек биреләчәк.
Илдар Ситдиков билгеләп үткәнчә, киләчәктә озак вакыт саклау өчен яңа өлгергән җиләкләрне туңдырып саклау линиясен (җиләкләрне электр-чистарту линиясе, туңдыру тоннельләре, саклау камералары) оештырырга мөмкин булачак.
Бүген “Җиләкле үзән”нең җимеш-җиләк продукциясе "Казан" агросәнәгать паркында уңышлы сатыла.
Татарстан Республикасы Президентына шулай ук “Җиләкле үзән” кырларында кулланыла торган авыл хуҗалыгы культураларын сугару системасын да күрсәттеләр.