Әлмәт районы башлыгы хуҗалыклардагы эшнең барышы белән танышты

2014 елның 24 июле, пәнҗешәмбе

Кичә Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов район хуҗалыкларына комиссия тикшерүе белән чыкты. Аның белән бергә районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Извил Габдракипов һәм башлык киңәшчесе Фәрит Миңнебаев һәм башкалар йөрде.

Мәҗит Салихов районның 5 хуҗалыгында булды. Ул «Чишмә», «Зәй», «Чагылтау», «Чулпан», «Ярыш» ҖЧҖләрендә яфрак азык әзерләү һәм урып-җыюның барышы белән танышты, дип хәбәр итә Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте.

Әлмәт районында гадәттәгечә комбайннар парадыннан соң уракка төштеләр. Игенчеләргә 45 мең га мәйданда бөртекле культуралар җыярга кирәк булачак. Шулардан 14 мең га көзге культуралар. Фаразлар буенча, һәр гектардан уртача уңыш 15-20 центнер булыр дип көтелә.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, районда 260 га бөртекле һәм кузаклы культуралар суктырылган, 559 тонна ашлык җыелган. Уңдырышлылык 21,5 ц/га тәшкил итә.

Хуҗалыкларда бер үк вакытта терлек азыгы әзерләү эше дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, җәй башында яңгырлар булмау аркасында корылык барлыкка килү сәбәпле, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эре мөгезле терлекләр өчен массакүләм азык әзерләүгә керешү турында карар кабул иткән иде. Әлмәт районы бу эшкә беренчеләрдән булып кереште. Мәҗит Салихов кушуы буенча авыл хуҗалыгы предриятиеләренә сәнәгатьпредприятиеләре, бюджет учреждениеләре беркетелде, алар хуҗалыкларга яфрак азык, төрле үлән җыярга ярдәм иттеләр.

«Чишмә” ҖЧҖ хуҗалыгына техника һәм эшче көчләр белән нефтьчеләр булышты. Хуҗалык җитәкчесе Александр Горохов әйтүенчә, «Әлмәтнефть» НГДУ хезмәткәрләре ярдәме белән 10 мең бәйләм азык әзерләнде. Бу кышын терлекләр ашату өчен җитәрлек күләм.

21 июньнән башлап көн саен «Әлмәтнефть» НГДУдан терлек азыгы әзерләүдә 100-120 кеше катнашты. Узган еллардагы кебек үк быел да безнең предприятие бу хуҗалыкка техника белән булышты. Бүгенге көнгә без азык әзерләүне төгәлләдек диярлек”, - дип сөйләде «Әлмәтнефть»НГДУ вәкиле Виктор Белов.

Тикшерүгә чыгучы комиссиядә катнашучылар “Зәй” хуҗалыгындагы кардиналь үзгәрешләр белән таныштылар. Монда 200 баш эре мөгезле терлеккә исәпләнгән элеккеге үрнәктәге сыер абзарын үгәртеп коруга керешкәннәр. Аны көзгә төгәлләргә уйлыйлар. Ферманың көнкүреш бүлмәләренә дә ремонт ясала, техника яңартыла. Киләчәктә терлекләрнең баш санын арттырырга уйлыйлар. Эшче кулларга кытлык проблемасы да хәл ителгән. Кырларда уракка да төшкәннәр. Беркетелгән учреждениеләр ярдәме белән терлек азыгы әзерләү төгәлләнгән.

«Чагылтау” ҖЧҖендә бүгенге көнгә мең тонна сенаж һәм 250 тонна печән әзерләнгән. Бу эштә аларга хуҗалык өчен җаваплы предприятиеләр булышкан. Ферма түбәсен реконструкцияләү эшләре бара. Комиссия тикшерүе кысаларында Мәҗит Салихов 
«Чулпан» ҖЧҖендә булды, ул районда алдынгылардан санала. Хуҗалыкның директорыМинфәяз Илалов, билгеләп үткәнчә, алар, узган еллардагы кебек, яхшы уңыш алырга ниятлиләр.

«Ярыш» хуҗалыгында 6 мең бәйләм азык әзерләнгәнҖитәкчесе Равил Шәяхмәтов әйтүенчә, аларга терлек азыгы әзерләүдә «Татспецтранспорт» ҖЧҖ ИК саллы ярдәм күрсәткән. 2000гектардан артык мәйданда көзге һәм язгы культуралар чәчелгән. Шулардан 400 гектар – көзге арыш, 700 – язгы бодай, 700 – арпа һәм 200 гектар мәйданда катнаш азык чәчелгән. Бүген уракка төштеләр.

«Уңышны мөмкин кадәр кыска срокта һәм югалтуларсыз җыеп алырга” дигән бурыч куелган район башлыгы тарафыннан игенчеләргә. Урып-җыюның барышын шәхсән үзе тикшереп тора ул. Мәҗит Салихов кушуы буенча быел да штаб төзелгән һәм муниципалитеттан һәр хуҗалык өчен җаваплы затлар билгеләнгән.

«Бүген без район хуҗалыкларына комиссия тикшерүе уздырдык. Күргәннәрдән мин канәгать. «Татнефть», төзелеш, транспорт оешмаларына, учреждениеләргә азык әерләүдә актив катнашулары өчен рәхмәт белдерәсем килә. Бу традиция яңа түгел һәм ул хуҗалыкларга шактый ярдәм китерә. Актив катнашучылар игътибарсыз калмас, шул ук вакытта битарафлык күрсәтүчеләргә карата да чаралар күрелер. Комбайннар парадыннан соң барлык хуҗалыклар урып-җыюга керештеләр. Һава шартларының ышанычлы булмавы аркасында көннең һәр минуты кадерле. Иң төп принцип - сыйфатлы һәм югалтуларсыз уңыш җыеп алу өчен берләшергә һәм бөтен көчне куеп эшләргә”, - дип ассызыклады Мәҗит Салихов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International