Беренче яртыеллыкта нәсел хуҗалыклары эшенә йомгаклар ясалды

2014 елның 24 июле, пәнҗешәмбе

Сөт терлекчелегендәге нәсел эшен анализлап, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы савым 6000 кг һәм аннан күбрәк булган нәсел оешмаларының саны шактый күп булуын билгеләп үтте, болар – Ленинград өлкәсе (66 оешма), Татарстан Республикасы (63) һәм Краснодар крае (58). Мондый бәяләү – нәселле терлекләрнаң баш санынпродукция җитештерүне арттырырга көчле этәргеч бирәчәк.

Чаллы-Яшелчә” ҖЧҖендә уздырылган республика семинар-киңәшмәсе нәкъ менә шул темага багышланган иде. Дөресрәге, чарада нәсел хуҗалыкларының агымдагы елдагы эш йомгаклары буенча фикер алыштылар, терлекләр санын арттыру, сөт җитештерүне арттырумәсьәләләре каралды.

Актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышуга керешкәнче Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов хуҗалыклар, предприятиеләр җитәкчеләре, республиканың төрле почмакларыннан белгечләр белән бергәләп “Чаллы-Яшелчә” терлекчелек комплексы белән таныштылар.

- Нәсел терлеге булган хуҗалыклар, предприятиеләр тулысынча сяалма орлыкландыруга күчәргә тиеш. Орлыкландыруның яңа ысулларын кулланырга, барлык эшләрне җентекләп һәм намус белән башкарырга кирәк, - диде Николай Титов, хуҗалыкның ясалма орлыкландыру пункты белән танышкананнан соң.

Орлыкландыру пунктыннан тыш, делегация сөт җитештерү цехында, терлек чалу пунктында, сыерлар, бозаулар тотыла торган бинада булды. Республиканың авыл хуҗалыгы җитәкчелеге бүгенге «Селекс» программасы турында уңай фикерләр әйтте, аны башка хуҗалыкларда да кулланырга тәкъдим ителде. Шул ук вакытта терлекләрне исәпкә алуның карточка системасын һәм башка ысулларны куллану зарурлыгы турында да ассызыклап әйтелде.

Хуҗалык белән танышканнан соң бу тармакта башкрылган эшләр һәм актуаль мәсьәләләртурында эшлекле сөйләшү булды. “Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эшенә баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” КУ башлыгы Илсур Закиров нәсел хуҗалыкларының бу елның беренче яртыеллыгындагы эшенә йомгаклар ясады, һәр хуҗалыкта җитештерелгән сөт, ит турында, терлекләрнең баш санын арттыру турында кызыклы белешмәләр китерде. Комплексны төзекләндерүгә, санитар таләпләрнең үтәлүенә дә игътибар бирелде.

- Нәсел хуҗалыгында барысы да үрнәк булырга тиеш. Гади терлекчелек комплексларыннан аермалы буларак, “нәсел хуҗалыгы” исеме үк зур таләпләр куя. Шуңа да карамастан, кайбер хуҗалыкларда җитешсезлекләр шактый. Терекчелек комплексларында ел әйләнешендә тәртип сакланырга тиеш. Бу фермаларга гына кагылмый, терлекчеләрнең эш урыннанры да, комплекс территориясе дә чиста булырга тиеш. Без бүген булган хуҗалыкта нәкъ менә шундый тәртип саклана да инде, - диде Николай Титов.

Семинарда нәсел хуҗалыкларының ветеринария ягына да игътибар бирелде. Төп шартлар буларак, лейкоз, туберкулез кебек авыруларны булдырмау, савым сыерларын вакытында тикшереп тору, профилактик чаралар үткәрү турында да әйтелде.

- Савым сырлар көтүендә авырулар булдырмау, профилактик чараларны вакытында башкару күп проблемалардан азат итә. Терлекләр чиста. Коры, санитар таләпләргә туры килә торган урыннарда тотылырга тиеш. Гади генә таләпләрне үтәү сыерларны күп авырулардан саклап калырга ярдәм итә. Һичшиксез, җитди авырулардан вакциналауны онытырга ярамый, - дип ассызыклады республиканың Баш ветринария идарәсе белгече Александр Козлов.

Гомумән алганда, семинарда республиканың нәсел хуҗалыкларында әлегә хәл ителмәгән проблемалар шактый, аларны бетерү өстендә бергәләп эшләргә кирәк, дип хәбәр итә “Якты юл” газетасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International