Алабуга һәм Менделеевск районнарында модуль-блок участок ветеринария пунктлары эшли башлады

2014 елның 25 июле, җомга

Алабуга муниципаль районының Морт авылында участок ветеринария пунктын ачу тантанасы булды. Хәзер авыл сыерларының, сарыклары-кәҗәләренең, этләре-мәчеләренең үз савыктыру пункты бар. Аларны теләсә нинди чирдән дәвалау мөмкинлеге зур.

Авыл хуҗалыгы һәм йорт хайваннарына хезмәт күрсәтү буенча районда бу беренче ветеринария пункты. Аны ачу тантанасында Алабуга районы башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина, «Алабуга районы дәүләт ветеринария берләшмәсе» ДБУ башлыгы Рафаиль Хәйриев, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Чаллы территориаль ветеринария күзәтчелеге бүлеге башлыгы Рөстәм Гобәйдуллин һәм башкалар катнашты.

Ветеринария пунктының төп бурычы – авылда хайваннарны дәвалау, шулай ук хайваннар арасында йогышлы авырулар таралуын булдырмау, дәвалауның һәм профилактик эшчәнлекнең сыйфатын яхшырту. Әлеге пункт Алабуга районының 9 авылына, 1700ләп баш хайванга хезмәт күрсәтәчәк. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме буенча гамәлгә ашырыла торган “Модуль-блок участок ветеринария пунктларын төзү” республика программасы кысаларында ветеринария пунктын төзүгә 2 миллион 200 мең сум акча тотылган.

Пункт кирәкле барлык әйберләр белән җиһазландырылган, янгын һәм саклау сигнализацияләре дә куелган. Табиб кабинеты, манеж-кабул итү бүлмәсе, процедура бүлмәсе,хәтта даруханә дә бар. Элек авыл кешеләре Алабугага йөри торган булганнар. “Элек бездә мондый шартлар юк иде, - дип сөйли Мортый авылы ветдәвалау пунктының баш табибы Шамиль Гайнуллин. - Мин үземнең Юраш авылыннан чакырулар буенча чыгып йөри идем, юлга күп вакыт сарыф ителә иде, хайваннарны дәвалау өчен дә шартлар юк иде. Хәзер бу проблема хәл ителде”.

Районда икенче модуль ветеринария пункты Юраш авылында ачылды.

Тагын бер модуль-блок ветеринария пункты Менделеевск шәһәрендә ачылды.

Аны ачу тантанасында Менделеевск муниципаль районы башлыгы Игорь Привалов,Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рөстәм Галләмов, Чаллы территориаль ветеринария күзәтчелеге бүлеге башлыгы Рөстәм Гобәйдуллин,«Менделеевск районы дәүләт ветеринария берләшмәсе» ДБУ башлыгы Тимур Галиев һәм башкалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International