Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, Татарстанда бөртекле һәм кузаклы культуралар 58,3 меңга мәйданда суктырылган һәм 138,5 мең тонна җыеп алынган.
Шул исәптән көзге арыш 15,2 мең га мәйданда җыелган, көзге бодай – 41,0 мең га мәйданда.
Көзге бодай 100,8 мең тонна тәшкил итә, көзге арыш - 34,1 мең тонна.
Республика буенча уртача уңдырышлылык - 23,8 ц/га.
Иң күп бөртекле һәм кузаклы культуралар Буа (25326 т), Нурлат (16636 т), Әлки (15669 т) муниципальрайоннарында суктырып җыелган.