Казанга һәм Чаллыга 101,2 млн. сумга авыл хуҗалыгы продукциясе китерелгән. Ике шәһәрдә дә өчәр авыл хуҗалыгы ярминкәсе уздырылды. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифинг барышында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов сөйләде.
Аның сүзләреннән күренгәнчә, Казанның һәм Чаллының сәүдә мәйданчыкларына 1424,7 тонна бәрәңге, 445,5 тонна яшелчә,137,6 тонна ит, 804,1 тонна он, 126,3 тонна шикәр комы, 98 тонна сөт һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясе китерелгән. Гомумән алганда, ике шәһәргә 101,2 млн. сумлык товар кертелгән. Продукция китерү өчен 1,5 мең берәмлектән артык автотранспорт җәлеп ителгән.
Николай Титов хәбәр итүенчә, быел казанлылар авыл хуҗалыгы продукциясе запасын туплауда активрак катнашалар. Бәрәңге төялгән машиналар һәм шулай ук башка машиналар да ярминкә башлануга ике сәгать үтүгә бушый. Өстәмә товарлар китерү буенча ашыгыч чаралар күрергә туры килә. Чөнки авылдан килгән товарлар – ит, сөт, май, бәрәңге, яшелчәләр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән кулай бәяләр буенча сатыла.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов шулай ук, Чаллыда авыл хуҗалыгы ярминкәләрен уздыру мәйданчыкларын арттыру планлаштырыла, дип әйтте. Бүген исә анда авыл хуҗалыгы продукциясен өч урында сатып алырга мөмкин.
Аның әйтүенчә, якын арада Чаллы мэрында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашында киңәшмә узачак. Очрашуда авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр катнашачак. Киңәшмәдә Чаллы шәһәрендә көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза торган сәүдә мәйданчыкларын арттыру турындагы мәсьәләне хәл итү планлаштырыла.
Сүз уңаеннан әйткәндә, Казанда терлекчелек һәм игенчелек тармаклары продукциясен сату җиде мәйданчыкта оештырылган.
Татарстанда быел авыл хуҗалыгы ярминкәләре 27 декабрьгә кадәр барачак, дигән мәгълүмат бирде Николай Титов.