Казан дәүләт аграр университетының Укыту-демонстрация үзәгендә узган «Татарстанның бакча җимешләре һәм йөзем бакчалары җимешләре» дигән күргәзмә-ярминкәсенә йөзем җимеше куагының кырыктан артык сорты, аннан әзерләнгән шәраб, соклар, җимеш агачлары үсентеләре, күпьеллыкчәчәкләр үсентеләре китерелгәшн иде.
Күргәзмәгә килүчеләрне хәтта безнең төбәкләрдә йөзем җимешенең бер чыбыгыннан гына да 40 – 45 килограмм җимеш җыеп алырга мөмкин булуы гаҗәпкә калдырды. Казаннан, Чистай, Бөгелмә районнарыннан виноградчылар алып килгән зур-зур тәлгәшләрдән авыз итү, алардан әзерләнгән шәрабны, сокларны татып карау мөмкинлеге дә булдңы.
Казаннан Рөстәм Гомәров, йөзем җимешеннән тыш, үз утарында җир җиләге һәм кура җиләге үстерә. «Гулями гранде» сорты быел 80 граммлы җимешләр биргән, ә «Гигантелла» сортыныкы 100 граммга кадәр җиткән. Бакчачының үзе әйтүе буенча, җир җиләгенең иң уңышлы сорты «Эль санта» икән. Аның җиләкләре бик эре түгел, әмма бик күп һәм татлы була һкәче була.
Дәрвишләр бистәсеннән Алексей Анисимов егерме елдан артык йөзем җимеше үстерә. Әлеге җылы яратучы агачны үстерүнең үз ысулы бар аның. Ул йөзем имешен бер метр тирәнлектә казылгын җиргә утырта, утыртканда черемә һәм ашлама кертә. Виноград җимеше чыбыкларының тамырларын туңмасын өчен алтмыш сантиметр тирәнлектә калдыра.
Бөгелмәдән килгән Александр Зудин йөзем җимешенең «Аметисовый», «Кодрянка», «Красотка» сортларын алып килгән.
- Карабаш сусаклагычы яры буендагы бакчамда бер ярым гектар мәйданда виноград үстерәм. 130 сорт йөзем җимеше үсә. Барлык сортлар да әйбәт, бер-берсеннән аерып әйтеп тә булмый, - диде ул.
Кунакларны чәчәк үстерүчеләр дә шаккатырды. Чарадан соң алар үзләре белән алып килгән күркәм чәчәкләрне килүчеләргә арзан бәядән генә сатып калдырдылар. Йөзем җимешләрен дә рәхәтләнеп алып бетерделәр.
Күргәзмәне оештыручылар быел урыннар бүлмәскә булдылар. Чөнки бакчачыларның барысы да бик әзерләнеп килгәннәр. Әмма «Казанская Лоза» клубы рәисе Леонтий Кирягин, киләсе елда “Иң зур тәлгәш”, “Иң эре җимеш”, “Иң татлы йөзем җиеше” дигән номинацияләр буенча конкурс булачак, диде.