«Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты” ФДБФУ (ФГБНУ «ТатНИИСХ») үз илебезнең һәм чит илләрнең югары уңыш бирә торган, югары сыйфатлы бәрәңге орлыгы материалын сата, болар: Невский, Радонежский, Удача, Ладожский, Розара сортлары.
Радонежский – уртача иртә өлгерешле, көндәлек туклану өчен. Уңдырышлылыгы - 350 ц/га. Бүлбесе озәынча-түгәрәк, күзләре уртача тирәнлектә. Кабыгы тигез, өлешчә кызыл. Эче саргылт. Товар бүлбесе авырлыгы 112-132 г. Крахмал - 10,0-14,3%. Тәме тәмле. Товарлылыгы - 87-94%. Сакланышы - 94%. Бәрәңге шеше авыруын кузгатучы бактериягә, фитофторозга чыдам.
Розара – иртә өлгерә, универсаль кулланыла. Бүлбеләре озынча, кабыгы кызыл, эче сары, күзләре вак, товар бүлбесе авырлыгы 80-115 г. Уңдырышлылыгы - 415 ц/га, товарлыгы 91-99%, яхшы саклана, крахмал - 12-16%, тәме бик тәмле. вкус хороший и отличный. Бәрәңге шеше авыруын кузгатучы бактериягә, фитофторозга чыдам.
Удача – иртә өлгерә, көндәлек туклану өчен. Бүлбесе озынча, кабыгы ак, эче ак, күзләре ак, товар бүлбесе авырлыгы 100 г.Уңдырышлылыгы - 451 ц/га, товарлыгы - 88-97%, сакланышы - 84-96%, крахмал - 12-14%. Фитофторозга чыдам.