Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы белән Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы арасында мәгълүмати хезмәттәшлек турындагы килешү проектын карап килештерде.
Аның максаты 2020 елга кадәр Россия Федерациясенең Су стратегиясе кысаларында Үзебезнең илнең су хуҗалыгы комплексы белән идарә итүнең бердәм мәгълүмати-аналитик системасын булдырудан гыйбарәт.
Килешү проектында федераль ведомствога йөкләнгән функцияләрне һәм бурычларны үтәү өчен кирәкле үзара мәгълүмат белән алмашуны оештыру карала.
Аерым алганда, авыл хуҗалыгы ихтыяҗлары өчен, шул исәптән су алу һә су бирү максатларында, су объектларыннанфайдалану турында, шулай ук су объектларындагы дәүләт гидромелиоратив системалар һәм аларның торышы турында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мелиорация департаменты тарафыннан әзерләнгән белешмәләрне дәүләт су реестрына җибәрү карала.
Шулай ук авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең электрон атласы белешмәләрен, шул исәптән су объектларының дәүләт мониторингы белешмәләрен, су куллану турындагы, куркыныч күренешләр һәм вакыйгалар турындагы белешмәләрне бирү мөмкинлеге дә карала.
Килешүне имзалау Россия Федерациясе су хуҗалыгы комплексын үстерү буенча бердәм дәүләт сәясәтен булдыруга, су объектларыннан файдалану һәм аларны саклау өлкәсендә нәтиҗәле идарә итүгә ярдәм итәчәк, дип хәбәр итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы.