Чаллыда ял көннәре авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә шәһәрнең башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Наил Мәһдиев булып чыкты.
Ярминкәләр гадәттәгечә өч урында булды: Сарман трактында, им. Галиәскар Камал ис. тыкрыкта«Южный» агросәнәгать паркында 8:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр барды. Иң башта Наил МәһдиевСарман тракты ярминкәсендә булды. Бу урын шәһәрлеләргә күптән таныш, монда авыл хуҗалыгы продукция белән 1972 елдан бирле сәүдә итәләр. Бу көнне дә Татарстан Республикасының 14 һәм Россия Федерациясенең 3 төбәгеннән ит, яшелчәләр һәм җиләк-җимеш алып килгәннәр иде, дип хәбәр итә Чаллы шәһәре мэриясенең матбугат хезмәте.
Наил Мәһдиев сатучылар һәм җитештерүчеләр белән аралашты, аларның искәрмәләрен тыңлады, бәяләрне чагыштырып карады, сәүдә урыннарын карап чыкты. Ул шунда ук газон исәбенә сату урынын киңәйтергә тәкъдим итте. «Агачларга кагылмыйча гына, газонның бер өлешен бетереп, машиналарга керү юлын киңәйтергә, ә кешеләргә сату урыннарын уңайлырак итәргә кирәк», - диде ул.
Моннан тыш, Наил Мәһдиев, кар-яңгыр була калса, тиешле хезмәт күрсәтүчеләргә стационар корылмалар урнаштырырга кушты. Сарман трактында стандарт павильоннар урнаштыру проекты да каралган, әмма финанс җитмәү сәбәпле бу проект кире кагылган.
Кулланучылар базары бүлеге башлыгы Рәис Солтанов әйтүенчә, 21 октябрьдән 26 октябрьгә кадәр бу урында белорус җитештерүчеләренең ярминкәсе булачак, бу вакытта монда продукция сату өчен 40 павильон биреләчәк.
Шәһәрнең башкарма җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы булган ял көненең чираттагы ярминкәсе «Южный» агросәнәгать паркы булды. Бу парк 2012 елда ачылган. Наил Мәһдиев авыл хуҗалыгы продукция сатыла торган урыннарны карап чыкты, сатучылар өчен кабымлык челтәрен һәм ашханәне кереп чыкты. Өч ярминкәгә бүген 1350 тонна продукция китерелгән, 243 бер. автотранспорт җәлеп ителгән.
Узган атнада Казан һәм Чаллы шәһәрләре сәүдә мәйданнарына сату өчен 1424,7 т бәрәңге, 445,5 т яшелчә, 137,6 т ит, 804,1 тон, 126,3 т шикәр комы, 98 т сөт һәм авыл хуҗалыгы продукциясе китерелде. Продукция китерү өчен 1,5 бер. автотранспорт җәлеп ителде.