«Майский» теплица комбинаты җитештерүне үстерүгә ел саен 350-500 млн. сум тота. Бу исә предприятиегә Россиянең теплица комбинатлары арасында якланган грунт яшелчәләре уңышы буенча лидер булырга ярдәм итә.
«Майский» теплица комбинатының төзелү юлы бик озын - ябык типтагы гади предприятиедән зуртеплица булып җитеште һәм томат, кыяр, яшел үләннәр җитештерүдә шактый уңышларга иреште. Бу аның үз энергоүзәген гамәлгә кертү аркасында мөмкин булды. Агымдагы елда тагын бер энергетика предприятиесенә нигез салынды. Шулай итеп,«Майский» тулысынча үзенең җылылык һәм энергия куәтенә нигезләнә.
Үз вакытында Голландия хезмәттәшләреннән алган алдынгы технологияләр дә роль уйнамый калмады. Мәсәлән, «Майский»да мәйданы 24 гектарга җитә торган биек теплицалар барлыкка килде. Кышкы теплицаларның гомуми мәйданы 42 га тәшкил итә.
Теплица комбинатында ел саен 30 мең тоннага якын якланган грунт яшелчәләре үстерелә. Кыяр уңышы - 155 кг/кв.м, томат – 82 кг/кв. м, бу Европа җитештерүчеләре ирешкән дәрәҗәгә туры килә.
Россиянең ябык грунтта яшелчәләр үстерә торган күп предприятиеләрнең күбесе үз продукцияләренең экологик иминлеге белән мактана алмый. «Майский»да эшләр ул яктан бөтенләй башкача тора. Аның үз биолабораториясе бар, анда корткычларны ашый торган энтомофагларны (файдалы бөҗәкләрне) үрчетәләр.
Бүген теплица комбинатында эшләүчеләрнең саны 1 меңнән артып китте, аларның хезмәт хакы да начар түгел. Мәсәлән, быел аларның хезмәт хакын 30,5 мең сумга җиткерергә планлаштырыла, бу узган елга караганда 15 процентка күбрәк.