Марат Әхмәтов республика районнары башлыклары белән авыл хуҗалыгы ярминкәләрен оештыру мәсьәләләре буенча фикерләште

2014 елның 30 сентябре, сишәмбе

Бүген чаллыда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республика районнары башлыклары белән очрашты.

Киңәшмәнең төп мәсьәләсе автошәһәр территориясендә авыл хуҗалыгы ярминкәләрен оештыру булды, дип хәбәр итә Чаллы мэриясе матбугат хезмәте.

«Бүгенге киңәшмәне оештыру зарурлыгы ярты миллионлы шәһәр халкын азык-төлек продукциясе белән тәэмин итү өчен тыгызрак элемтәләр урнаштыру теләгеннән барлыкка килде», - диде Наил Мәһдиев.

Ярминкәләр яңа елга кадәр булачак, дип ышандырды Марат Әхмәтов.

«Мөмкин кадәр күбрәк авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр белән, шулай ук авыл җирлекләре башлыклары белән сөйләшергә кирәк. Барлык дүрт урында да яшелчә төрләре тулы күләмдә булырга тиеш. Хәзер халык күпләп бәрәңге сатып ала. Шуны дә әйтәсем килә, продукция китерүчеләрнең активлыгы ай саен исәпкә алып барылачак», - диде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

Марат Әхмәтов шулай ук он әйберләренең, итнең, кош итенең, шикәрнең, бәрәңгенең күпләп сату бәясеннән җибәререлгә тиешлеген ассызыклады.

«Әгәр бу продуктларга бәяләр күтәрелсә, һәр очракны аерым тикшерәчәкбез», - дип нәтиҗә ясады министр.

Очрашу барышында Наил Мәһдиев, шәһәрдә ярминкәләр үткәрергә кирәк, дип ассызыклады. Район башлыкларына мөрәҗәгатьитеп, ярминкәләрдә катнашу буенча алардан тәкъдимнәр көтәбез, диде.

Өстәп әйтәбез, Чаллыда 11 октябрьдән Ш.Усманов урамында традицион ял көне ярминкәсе эшли башлый. Хәзер ярминкәләрГ.Камал урамында, Сарман тыкрыгында, «Южный» агросәнәгать паркында эшли.

«Һава торышы бозып киткән очракта барлык товар китерүчеләргә һәм сатучыларга уңайлыклар тудырырга тырышабыз.Җәмәгать тәртибен саклауга килгәндә исә, күзәтү органнарына тиешле йөкләмәләр бирелгән, чөнки ярминкәләрдә сәүдә культурасы гына түгел, контроль дә булырга тиеш», - дип билгеләп үтте Наил Мәһдиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International