27 сентябрьдә Казан дәүләт аграр университетының Укыту-демонстрация үзәгендә һәвәскәр бакчачыларның «Татарстанның бакча җимешләре һәм виноград бакчалары» дигән күргәзмә-ярминкәсе узачак.
Монда бакчачылар виноград, җимеш агачлары, декоратив үсемлекләр үстерүдәге уңышларының үрнәкләрен, шулай ук алардан пешерелгән варенье һәм башка әйберләрне кргәзмәгә чыгарачаклар.
Мондый күргәзмә-ярминкә университет базасында ел саен үткәрелә, быелгысы бишенче була, анда 50ләп бакчачы катнаша.
Катнашучыларның күбесе Казаннан. Шулай ук Чистай, Бөгелмә муниципаль районнары, Чувашия Республикасыннан Чебоксардан һәм башка төбәкләрдән дә бакчачылар була.
Күргәзмә 9.00 сәгатьтә башлана.