Авыл районнары командалары арасында шахмат буенча Татарстан Республикасы чемпионаты узды

2014 елның 30 сентябре, сишәмбе

Агымдагы елның 26 - 28 сентябрендә Әлмәт шәһәрендә Татарстан Республикасының “Уңыш”физкультура-спорт җәмгыяте тарафыннан Татарстан Республикасының “Сәламәтлек” XI авылСпартакиадасы программасы буенча авыл районнары командалары арасында шахмат буенчаТатарстан Республикасы чемпионаты уздырылды.

Ярышларда Татарстан Республикасының 22 авыл районы командалары катнашты. Барысы 100ләп кеше булды.

Өч көн ярышлар нәтиҗәләре буенча команда зачетында 1 урынны Актаныш районы командасы алды, ул 26 очко җыйды, IIурын Биектау районы командасына эләкте (25 очко), III урынны Саба районы командасы алды (23,5 очко).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International