Крестьян (фермер) хуҗалыкларын конкурс нигезендә сайлап алуда катнашуга гаризалар кабул итү игълан ителә

2014 елның 20 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “2014 елда Татарстан Республикасында крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү” ведомство программасында катнашу өчен крестьян (фермер) хуҗалыкларын конкурс нигезендә сайлап алуда катнашуга гаризалар кабул ителә башлауны игълан итә.

Грантлар түбәндәге шартларга туры килгәндә биреләчәк:

сөт фермаларында кимендә 24 баш сыер булырга тиеш;

эре мөгезле терлек симертү фермаларында – кимендә 30 баш хайван;

дуңгыз фермаларында – кимендә 10 ана дуңгыз (50 дуңгыз);

сарык үрчетү фермаларында - кимендә 100 баш ана сарык;

сөт бирә торган кәҗәләр - кимендә 50 баш;

кошчылык фермаларында - кимендә 4000 баш бройлер яисә 1000 баш каз;

кошчылык фермаларында — кимендә 20 мең баш бытбылдык;

күркәләр үрчетү фермаларында кимендә 2000 баш күркә;

ат фермаларында - кимендә 30 баш (20 ана атбулырга тиеш.

Гаризалар һәм документлар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420014, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеевская ур., 36 йорт, 3 кат, 309 каб.

Документлар һәм гаризалар 2014 елның 21 октябреннән 30 октябренә кадәр кабул ителә.

Кабул итү эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр һәм 13.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International