105,7 млн. тонна ашлык суктырылган

2014 елның 21 октябре, сишәмбе

Россия Федерациясе субъектлары АПК идарәләре органнарының оператив күрсәткечләре буенча 2014 елның 20 октябренә 42,2 млн. га мәйданнан, ягъни барлык мәйданның 93,5%ыннан бөртекле һәм кузаклы культуралар суктырылган. Җыелган ашлык 105,7 млн. тонна тәшкил итә, уртача уңдырышлылык - 25 ц/га.

Гомумән ил буенча көзге һәм язгы бодай 23,1 млн. га суктырылган, ягъни мәйданның 93,6%ы. 60,7 млн. тонна ашлык җыелган, уңдырышлылык - 26,3 ц/га. Көзге һәм язгы тары 8,9 млн. суктырылган, ягъни мәйданның 97,1%ы. 20,9 млн. тонна тары җыелган, уңдырышлылык - 23,6 ц/га.

Орлыкка кукуруз 1,9 млн. га суктырылган, ягъни мәйданның 70,3%ы. 8,5 млн. тонна ашлык җыелган, уңдырышлылык - 45,4 ц/га. Дөге 159,8 мең га суктырылган, ягъни мәйданның 81,5%ы. 1 миллион тоннадан артык суктырылган, уңдырышлылык - 63,1 ц/га. Шикәр чөгендере (фабричный) 728,2 тыс. га мәйданнан чыгарылган, ягъни мәйданның 80%ы. 26,7 млн. тонна тамыразык җыелган, уңдырышлылык - 367,2 ц/га.

Лен-долгунец 42 мең га мәйданнан казып алынган, ягъни мәйданның 84,5%ы. Көзге һәм язгы рапс 973,9 мең га мәйданнанан суктырылган, ягъни мәйданның 81,8%ы. 1,4 млн. тонна ашлык җыелган, уңдырышлылык - 14,4 ц/га. Орлыкка көнбагыш 5,2 млн. га мәйданнан суктырылган, ягъни мәйданның 77%ы. 7,6 млн. тонна җыелган, уңдырышлылык - 14,5 ц/га.

Соя 1,4 млн. га мәйданнан суктырылган, ягъни мәйданның 69,3%ы. 1,9 млн. тонна җыелган, уңдырышлылык - 13,6 ц/га. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм крестьян (фермер) хуҗалыкларында бәрәңге 293 тыс. га мәйданнан казып алынган,ягъни мәйданның 92,6%ы, җыелган бәрәңге 5,8 млн. тонна тәшкил итә, уңдырышлылык - 198,1 ц/га.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм крестьян (фермер) хуҗалыкларында яшелчәләр 142,5 тыс. га мәйданнан җыелган,ягъни мәйданның 84,6%ы, барысы 3,3 млн. тонна җыеп алынган, уңдырышлылык - 229,1 ц/га.

2015 ел уңышы өчен көзге бөртекле культуралар 16,1 млн. га мәйданда чәчелгән, ягъни фаразлана торган мәйданның97,7%ында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International