Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында авыл хуҗалыгы культураларының яңа сортларын районлаштыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2014 елның 22 октябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Игенчеләр сараенда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов рәислегендәТатарстан Республикасының Дәүләт сортлары участокларында 2014 елгы сортларны конкурс нигезендә сынау мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

Киңәшмәдә Татарстанның авыл хуҗалыгны фәнни-тикшеренү институты галимнәре, Татарстан Республикасында «Госсортокомиссия» ФДБУ белгечләре, «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнеңТатарстан Республикасы идарәсе, агрохолдинглар вәкилләре катнашты.

Конкурслы сынау йомгаклары буенча 2015 елда районлаштыруга сабан бодаеның 5 сорты, уҗым бодаеның, тары һәм борчакның берәр сорты тәкъдим ителде.

Чарада шулай ук орлыкчылык хуҗалыкларына рейтинг билгеләү мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар. Комиссия эшенең нәтиҗәләре буенча 57 орлыкчылык хуҗалыгына категорияләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International