Казанда милли татар-башкорт “Көрәше” буенча XIX республика шәхси-команда ярышлары булып узды

2014 елның 20 октябре, дүшәмбе

17-18 октябрьдә Казанда “Ак Барс” көрәш сараенда милли татар-башкорт “Көрәше” буенча XIX республика шәхси-команда ярышлары булып узды.

Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасарыНиколай Титов, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов һәм башкалар катнашты.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына ярышлар ел саен уздырыла һәм гадәттә Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәре көненә багышлана. Аларда Татарстанның авыл районнары җыелма командалары катнаша. Турнир җиде авырлык категориясендә уза: 60, 70, 80, 90, 100, 130 һәм аннан күбрәк килограммнарда.

Быелгы ярышларда Әлмәт районы командасы җиңүче булды.

Икенче урынны - Түбән Кама районы, өченче урынны республиканың Тукай районы командасы алды. Дүртенче урын Теләче районы командасына эләкте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International