Татарстанда техниканы 2015 елгы кыр эшләре сезонына әзерләү буенча семинарлар уза

2014 елның 22 октябре, чәршәмбе

Кичә республиканың Тәтеш һәм Югары Ослан муниципаль районнарында «Техниканы кышкы саклауга кую һәм аны 2015 елгы кыр эшләре сезонына әзерләү конкурсы йомгаклары” буенча зона-семинар киңәшмәсе узды.

Семинарның теоретик өлешендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов техниканы 2015 елгы кыр эшләре сезонына әзерләү буенча йомгаклар ясады һәм инженер-техник хезмәте алдына куелган бурычлар турында сөйләде.

Татарстан Республикасы АПКында үзйөрешле техниканы тикшерүне оештыру турындагы нотык белән Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов чыгыш ясады.

«Татагролизинг» ААҖ генераль директоры Азат Зиһаншин лизинг техникасы белән тәэмин итүне оештыру турында сөйләде.

Тыңлаучылар алдында техник сервис вәкилләре дә чыгыш ясады.

Семинарның практик өлешендә Тәтеш районының «Новый путь» АФ ҖЧҖнең һәм Югары Ослан районының «Заволжье» АПК” ҖЧҖнең машина-трактор паркын карадылар.

Бүген техниканы кышкы саклауга кую һәм аны 2015 елгы кыр эшләре сезонына әзерләү конкурсы йомгаклары буенча семинар-киңәшмә Арча һәм Мамадыш районнарында узачак.

Шундый ук чаралар Алабуга, Тукай, Чистай, Нурлатском, Әлмәт, Азнакай муниципаль районнарында булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International