Ел саен үткәрелә торган яшь комбайнчылар республика конкурсы йомгаклары

2014 елның 20 октябре, дүшәмбе

18 октябрьдә ел саен үткәрелә торган “Хезмәт кешесенә дан” яшь комбайнчылар республика конкурсына йомгаклар ясалды. Ул Кукмара муниципаль районында узды.

Исегезгә төшерәбез, I этап (район) беренче этап уңыш җыю чорында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан республика муниципаль районнарының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре белән берлектә уздырылды.

Конкурсның соңгы этабы ике турда узды – теоретик һәм практик өлешләр. Катнашучыларның эше шәхси күрсәткечләр буенча бәяләнде һәм урып-җыю вакытында башкарылган эшләр күләменә теоретик һәм практик әзерлек тә кушып исәпләнде.

Конкурс йомгаклары буенча призлы урыннан түбәндәгечә бүленде:

урында – Ислам Кәримов һәм аның ярдәмчесе Данияр Ибраһимов («Каримов Ф.Р.» КФХ, Азнакай муниципаль районы);

II урында – Раушан Фазылҗанов һәм аның ярдәмчесе Фидаил Фазылҗанов («Смаиль» СП» ҖЧҖ, Балтач муниципаль районы);

III урында – Рәниф Нуруллин, Рафаэль Андриев («Кукмара аграр көллияте» урта махсус һөнәри белем бирү учреждениесе);

Иң яхшы практик күнекмәләрне Саба районыннан Язнур Нәҗмиевә иң яхшы теоретик белемнәрне Кукмара районыннанАйсаф Бәдертдинов күрсәтте.

«Рекордлы суктыру” номинациясендә алдынгы урынга республиканың Актаныш районыннан килгән катнашучылар ДинарХәйдәров һәм аның ярдәмчесе Салават Авзалов лаек булдылар.

Катнашучылардан иң күп стажлы дип Чүпрәле муниципаль районыннан Петр Архипов танылды (11 ел).

Ә конкурста иң яшь катнашучы (1994 елда туган) Апас муниципаль районыннан Рамазан Гашигуллин иде.

Призлы урыннарны алган катнашучылар Дипломнар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International