Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы нигезендә узган атнада республиканың барлык муниципаль районнарында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын техника ремонтлауга әзерләү буенча конкурс узды.
Чара кыр эшләреннән бушаган авыл хуҗалыгы машиналарының, техниканың сакланышын тәэмин итү, аларны вакытында саклауга кую һәм 2015 елгы кыр эшләренә әзерләүне оештыру максатларында үткәрелә.
Конкурсны уздыру өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, холдинглар һәм ведомство карамагындагы оешмалар белгечләре республика районнарына чыктылар.
Әтнә, Саба, Балтач, Буа, Нурлат, Сарман, Зәй, Актаныш муниципаль районнарында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын техника ремонтлауга әзерләү буенча эш тиешле дәрәҗәдә башкарылган.
Техниканы кышкы саклауга кую һәм аны 2015 елгы кыр эшләре сезонына әзерләү буенча конкурс йомгаклары турында зона семинар-киңәшмәләрендә фикер алышачаклар, алар 21 октябрьдән республиканың ун зонасында узачак.