Игенчеләр сараенда агымдагы елның 9 аенда терлекчелек тармагы эшенә йомгак ясадылар һәм хайваннарны кышкы чорга әзерләү бурычлары хакында фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов рәислегендә барган чарада муниципаль районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең терлекчелек буенча консультантлары, районнарның нәсел хезмәтләре белгечләре катнашты.
Нәҗип Хаҗипов әйтүенчә, агымдагы елның 9 аенда терлекчелек буенча күрсәткечләр уңай.
Республикада эре мөгезле терлекләр саны 740,7 мең баш тәшкил итә (узган елга карата 100 %), шул исәптән савым сыерлар - 245,0 мең баш. 865,6 мең тонна сөт җитештерелгән (узган елның шушы чорына карата 104%), бер сыердан уртача савым - 3735 кг, терлек һәм кош-корт 256,2 мең тонна җитештерелгән (үстрелгән) (узган елгы дәрәҗәгә җитте), шул исәптән эре мөгезле терлек - 68,5мең тонна, яңа туган бозаулар саны - 206,9 мең баш.
Балтач, Кукмара, Мамадыш, Азнакай, Кайбыч районнарында ел башыннан алып эре мөгезле терлекләр саны артты. Бу күрсәткечләр буенча Әлмәт, Алексеевск, Мөслим районнары калыша.
Әгерҗе, Югары Ослан, Мамадыш, Теләче районнарында сөт җитештерүнең берникадәр артуы күзәтелә. Чирмешән, Менделеевск, Спас һәм Мөслим районнарында бу күрсәткечләр түбән.
Нәҗип Хаҗипов шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалыкларның хисап тотуларына һәм салкыннар якынлашуга бәйле рәвештә ферма тирәләрен җыешгтыруга басым ясады.
Районнар алдына түбәндәге бурычлар куелды: киләсе киңәшмәгә барлык милек рәвешләрендәге “татар” токымыннан булган атлар турында мәгълүмат әзерләргә, шулай ук муниципаль район территориясендәге балыкчылык хуҗалыклары турында мәгълүмат бирергә.
Нәҗип Хаҗипов, агымдагы елның ноябрендә республиканың муниципаль районнары башлыклары белән зональ очрашуларуздырылачак, дип әйтеп узды.
Терлек үстерүнең һәм җитештерүнең торышы һәм алдагы бурычлар турындагы нотык белән Терлекчелектә нәсел эше буенча авыл хуҗалыгы идарәсе директоры Илсур Закиров чыгыш ясады.
Киңәшмәне йомгаклап, Нәҗип Хаҗипов муниципаль районнарга кышкы чорда терлекләрне тоту, ашату һәм үстерүмәсьәләләренә аерым игътибар бирергә тәкъдим итте.