Кичә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “Татарстан агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе белән берлектә Алексеевск районының “Родина” күмәк хуҗалыгы базасында "Республика авыл хуҗалыгы формированиеләренең бухгалтерлык һәм икътисад хезмәтләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру"темасына семинар-киңәшмә үткәрделәр.
Чарага авыл хуҗалыгы идарәләренең финанс-икътисад хезмәтләре белгечләре, республиканың Кама аръягы табигый-икътисадый зонасы хуҗалыкларының бухгалтерлары һәм икътисадчылары чакырылган иде.
"Җитештерү нигезеннән икътисадый нигезгә күчү – бүгенге авыл хуҗалыгы эшчәнлеге өчен объектив зарур чара," - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының икътисад һәм аграр үзгәртеп корулар буенча урынбасары Ришат Хәбипов.
Күмәк хуҗалык җитәкчесе Ильяс Әхмәтов 2014 елның 9 аенда финанс-хуҗалык эшчәнлегенә йомгаклар ясады һәм агымдагы елда көтелә торган күрсәткечләр белән таныштырды.
Семинарда шулай ук башлангыч исәпкә алу документациясен булдыру, авыл хуҗалыгы продукциясе төп төрләренең үзкыйммәтен калькуляцияләү мәсьәләләре дә каралды.
"Республика авыл хуҗалыгы формированиеләренең бухгалтерлык һәм икътисад хезмәтләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру" темасына семинар-киңәшмә бүген Кукмара районында узды. Монда, республиканың төньяк зонасында, “Сөт Иле” ҖЧҖ филиалы Әсәнбаштагы хуҗалык эчендә исәп-хисап тәҗрибәсе күрсәтелде.
Шундый ук чаралар агымдагы атнада республиканың җиде зонасында узачак, аларда республика авыл хуҗалыгы формированиеләренең барлык бухгалтерлык һәм икътисад хезмәтләре белгечләре катнашачак.