ЯҢАЛЫКЛАР


11
декабрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

11 декабрьдә «ПРОСТО МОЛОКО» ИКнең актлар залында ел йомгаклары буенча “Сөт иле” ҖЧҖ филиалларының иң яхшы хезмәткәрләрен бүләкләүгә багышланган тантаналы чара узды.

2014 елның 12 декабрендә, Россия Федерациясе Конституциясе көнендә, Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр гражданнарны гомумроссия кабул итү көне үткәрелә.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив мәгълүматыннан күренгәнчә, 11 декабрьгә тәүлеклек сөт савымы 2735,3 тонна тәшкил итә, бу узган елның шушы чорына караганда 131,0 тоннага артыграк.

10
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе

2014 елның 10 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсе хезмәткәрләре Казан дәүләт аграр университетының Механизация һәм техник сервис институты студентлары белән очрашты.

Уфада 6-7 декабрьдә көрәш буенча Россия чемпионаты узды

8
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе

Казан аграр университетында авыл хуҗалыгы предприятиеләренең инженер хезмәтләре белгечләренең квалификациясен күтәрү курслары узачак

Декабрьдә Чаллы шәһәрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре белән бергә гадәттәге яңа ел алды каз ярминкәләре дә узачак

5
декабрь, 2014 ел
җомга

Татарстан җитәкчелеге җирле азык-төлек продуктлары һәм авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләрне яклау өчен базар кагыйдәләрен чикләрлек чаралар күрергә җыенмый, шулай да ул азык-төлек базарында барлык катнашучылар өчен тигез кагыйдәләр булдыруга омтылачак. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан икътисадый советының Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган «Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексы предприятиеләре продукциясен эчке һәм тышкы базарларга чыгару турында»гы утырышында хәбәр итте.

2014 елның - 6 декабрендә Казанда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты утырышы була. Анда Россия Федерациясе төбәкләреннән 600 делегат катнаша.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International