2014 елның 4 - 6 декабрендә Казанда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты утырышы була. Анда Россия Федерациясе төбәкләреннән 600 делегат катнаша.
Киңәшмәне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының беренче урынбасары РинатВәлиуллин алып бара.
Бүген форум делегатлары «Татар эшкуарлары һәм агросәнәгать секторында импортны алмаштыру буенча аларның Татарстан Республикасы структуралары белән хезмәттәшлеге” темасына түгәрәк өстәлдә катнаштылар, ул Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында узды.
Нотык тотучылар арасында Гүзәл Галиуллина — Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Җир мөнәсәбәтләре һәм кулланучылар базары идарәсенең кулланучылар базары секторы мөдире, Ирек Җиһаншин — Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте - Үзәкләштерелгән дини оешмасының “Хәләл” стандарты комитеты рәисе урынбасары һәм башкалар бар иде.
Секция эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының икътисадый анализ һәм планлаштыру бүлеге башлыгы Марат Низаметдинов та катнашты. Ул үз чыгышында, предприятиеләрне системалы модернизацияләү һәм яңарту нәтиҗәсендә продукция җитештерү күләмнәрен тотрыкландыруга һәм арттыруга ирешергә, илдә алга киткән аграр төбәкләрнең берсе булып саналырга мөмкин булды, диде.
Татарстанның агросәнәгать комплексы республика халкын төп авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итүдән тыш, Россия Федерациясенең башка төбәкләрен һәм аннан читтә дә авыл хуҗалыгы чималы һәм аннан эшкәртелгән продуктлар белән тотрыклы тәэмин итә, - дип сөйләде Марат Низаметдинов.
Форумның «Татарстанның эшлекле партнерлары” дигән пленар утырышы 6 декабрьдә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Татарстан Республикасы Президенты катнашында узачак. Пленар утырышка кадәр делегатлар Татарстан Республикасы АПКсының авыл хуҗалыгы продукциясе белән танышачаклар.