Тәүлеклек сөт савымы 2735,3 тонна тәшкил итә

2014 елның 11 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив мәгълүматыннан күренгәнчә, 11 декабрьгә тәүлеклек сөт савымы 2735,3 тонна тәшкил итә, бу узган елның шушы чорына караганда 131,0 тоннага артыграк.

Сөт җитештерү күләме буенча Балтач (150,2 т), Мамадыш (138,9 т), Арча (133,6 т), Кукмара (130,5 т) муниципаль районнары алда бара.

Бер сыердан иң күп тәүлеклек савым Мамадыш муниципаль районында, ул 17,7 кг тәшкил итә. Бу күрсәткечтән Әтнә (16,9 кг) һәм Саба (16,1 кг) муниципаль районнары да бик калышмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International