Уфада 6-7 декабрьдә көрәш буенча Россия чемпионаты узды.
Әлеге ярышларда Россиянең 27 төбәгеннән 138 команда катнашты, алар Ульяновск өлкәсеннән, Удмурт Республикасыннан, Киров өлкәсеннән, Кырым Республикасннан, ХМАО һәм башка субъектлардан килгән командалар.
Татарстан Республикасыннан 9 спортчы катнашты. Алар арасында: Ганиев Рүзил – 60 килограммга кадәр категориядә, Әлмәт районыннан, Хисмәтуллин Рамил (65 килограммга кадәр) – Чаллыдан, Синякаев Рамил (70 килограммга кадәр) – Әлмәттән, Төхвәтуллин Илмир (80 килограммга кадәр) – Казаннан, Гузараев Марсель (85 килограммга кадәр) – Әлмәттән, Сәлахов Радик (90 килограммга кадәр) – Түбән Кама районы, Билалов Айвар (100 килограммга кадәр) – Әлмәттән, Галимов Ильяс (100 килограммнан артык) – Әлмәттән.
Шунысы куанычлы, Татарстан спортчылары Россия чемпионатыннан 8 алтын медаль алып кайттылар.