Казан аграр университетында авыл хуҗалыгы предприятиеләренең инженер хезмәтләре белгечләренең квалификациясен күтәрү курслары узачак

2014 елның 8 декабре, дүшәмбе

 «Казан дәүләт аграр университеты» югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт мәгариф учреждениесе баасында “Машина-трактор паркыннан файдалануның нәтиҗәлелеген арттыру” программасы буенча инженер хезмәтләре белгечләренең квалификациясен күтәрү курслары оештырылды. Алар 2014 елның 8 декабреннән 26 декабренә кадәр барачак.

Әлеге курсларда Татарстан Республикасы муниципаль районнарындагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең механизация буенча консультантлары, хуҗалыкларның һәм агрофирмаларның баш инженерлары укыячак.

 Укуларның максаты авыл хуҗалыгы предприятиеләренең МТПсыннан нәтиҗәле файдалануны арттыру өчен кирәкле һөнәри компетенцияләрне сыйфатлы итеп үзгәртүдән гыйбарәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International