БМО инициативасы белән ел саен 9 декабрьдә Коррупциягә каршы халыкара көрәш көне билгеләп үтелә. 9 ел элек нәкъ менә шул көнне (2003 елда) Коррупциягә каршы БМО конвенциясе ачылды. Бу вакыйга Мексиканың Мерида шәһәрендә югары дәрәҗәдәге Сәяси конференциядә булды. Конвенция 2003 елның 1 ноябрендә БМОның Генераль ассамблеясы тарафыннан кабул ителгән иде. Документ 2005 елның декабрендә үз көченә керде, шуннан соң ул 30 ил тарафыннан ратификацияләнде. Россия конвенцияне 2006 елның мартында ратификацияләде.
Шул датага багышлап уздырыла торган чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе вәкилләре тарафыннан түгәрәк өстәл утырышы уздырылды, анда агросәнәгать комплексы оешмаларының кадрлар хезмәтләре вәкилләре дә катнашты. Түгәрәк өстәл «Татарстан Республикасы халкының һәм эшкуарларының коррупция турындагы фикерләрен өйрәнү» темасына мәгълүмати-аналитик материаллар буенча узды (материаллар 2014 елда социаль-икътисадый мониторинг буенча Татарстан Республикасы комитеты тарафыннан әзерләнде).