Чаллыда яңа ел алды каз ярминкәләре узачак

2014 елның 8 декабре, дүшәмбе

Декабрьдә Чаллы шәһәрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре белән бергә гадәттәге яңа ел алды каз ярминкәләре дә узачак. Фермерлар сатуга кош, сыер, дуңгыз һәм сарык итләре алып киләчәкләр. Аларны Азатлык мәйданында, Сарман тыкрыгында һәм «Южный» агросәнәгать паркында сатып алырга мөмкин булачак.

 «Яңа ел казы» ярминкәсе - 13-14 һәм 20-21 декабрьдә Мэрия янындагы Азатлык мәйданында, ә 27-28 декабрьдә «Южный» агросәнәгать паркында һәм Сарман тыкрыгында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International