11 декабрьдә «ПРОСТО МОЛОКО» ИКнең актлар залында ел йомгаклары буенча “Сөт иле” ҖЧҖ филиалларының иң яхшы хезмәткәрләрен бүләкләүгә багышланган тантаналы чара узды.
Авылның иң яхшы хезмәтчәннәрен Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, «ПРОСТО МОЛОКО» ИК генераль директоры Марат Муратов һәм «Сөт иле» ҖЧҖ генераль директоры Минсәгыйрь Нуретдинов котладылар.
Марат Әхмәтов үзенең котлау чыгышында җитештерү хезмәткәрләренә аларның хезмәте өчен рәхмәт белдерде. «Безнең төрлечә очрашкан вакытлар булды. Ә бүгенгесе аерым. Ул җанга рәхәтлек бирә”, - диде ул.
Соңгы елларда бу җитештерү оешмасы “кырыс шартлар аша” узды, әмма яңа җитәкчелекнең тырышлыгы һәм предприятие хезмәткәрләренең фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә ул үз эшен җайга салды, диде министр.
2015 ел планнарына килгәндә исә, предприятиегә зур сынаулар узарга туры киләчәк, диде Марат Әхмәтов, шул ук вакытта ул киләсе елның уңышлы булуына да ышаныч белдерде: «2015 елда һава шартларының яхшырак булуын бик телим. Көчебезне ныгыту өчен, үзебезгә тагын зуррак бурычлар куяр өчен безгә чын мәгънәсендә икмәкле ел кирәк”, - диде министр.
“Сөт иле” ҖЧҖ филиалларының иң яхшы хезмәткәрләренә грамоталар һәм акчалата премияләр тапшырылды.
Бөртекле культуралар суктыру һәм терлек азыгы җыю буенча алдынгыларга кыйммәтле призлар бирелде.
Ашлык суктыру буенча беренче урынны комбайнчы Илгиз Шияпов алды, «Чулман» филиалы, терлек азыгы җыю буенча - Гамир Шәйдуллин, «Теләче» филиалы, аларга яңа «Лада Гранта» автомобильләре тапшырылды.
Икенче урыннарны «Минзәлә» филиалыннан Леонид Кудрявцев һәм «Чистай» филиалыннан Илдар Сабиров алдылар, алар заманча мотоблокка ия булдылар.
Өченче урынга «Теләче» филиалыннан Эдуард Курочкин һәм «Яңа Чишмә» филиалыннан Нәкыйп Дәүләтшин чыктылар. Комбайнчыларның икесенә дә суыткыч бирелде.