2014 елның 10 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсе хезмәткәрләре Казан дәүләт аграр университетының Механизация һәм техник сервис институты студентлары белән очрашты.
Студентлар белән очрашуга идарә башлыгы Радик Зыятдинов, оештыру-хокукый эшләр бүлеге башлыгы Люция Аблеева, Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлеге башлыгы Илдус Хәкимов, дәүләт хезмәте, кадрлар, эшләр башкару һәм хокукый тәэмин итү секторының әйдәүче белгече Гөлназ Гайнетдинова килгән иде.
Идарә хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелеге эшчәнлегендәге төп юнәлешләр турында сөйләделәр, студентларга мөмкин кадәр күбрәк һөнәр сайлауда ярдәм итәрлек мәгълүмат бирергә тырыштылар. Чыгышларда бүгенге заман техникасын белә торган белгечләр таләп ителә дигән фикерләр әйтелде.
Очрашу ахырында катнашучыларга Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең төзелү тарихы һәм аның эшчәнлеге турында фильм күрсәтелде.