12 декабрь — гражданнарны гомумроссия кабул итү көне

2014 елның 11 декабре, пәнҗешәмбе

 

2014 елның 12 декабрендә, Россия Федерациясе Конституциясе көнендә, Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр гражданнарны гомумроссия кабул итү көне үткәрелә.

 

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында гражданнарны кабул итү: Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеевская ур., 36 йорт адресы буенча үткәрелә.

 

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы компетенциясенә түбәндәге мәсьәләләрне хәл итү керә:

 

- агросәнәгать комплексы системасының нәтиҗәле эшләвен тәэмин итү;

 

- авыл хуҗалыгы продукциясенең, чимал һәм азык-төлекнең сыйфатын, конкурентлыгын һәм иминлеген тәэмин итү;

 

- агросәнәгать комплексында дәүләт милке белән нәтиҗәле идарә итүне тәэмин итү;

 

- авыл хуҗалыгы белән идарә итү, шул исәптән: авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүгә идарә, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең финанс-хуҗалык эшчәнлегенә анализ;

 

- авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең уңдырышлылыгын тәэмин итү өлкәсендә норматив-хокукый җайга салу;

 

- авыл хуҗалыгы продукциясе бәяләре мониторингы;

 

- АПК студентларын максатчан укыту, АПК кадрларының квалификациясен күтәрү һәм аларны яңадан укыту, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшләүче яшь белгечләргә дәүләт ярдәме;

 

- хуҗалык итүнең кече рәвешләренә дәүләт ярдәме, гаилә фермалары программаларын гамәлгә ашыру.

 

Кабул итәгә алдан язылу: 8 (843) 221 76 83, 221 76 00 телефоннары аша башкарыла.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International