ЯҢАЛЫКЛАР


4
апрель, 2015 ел
шимбә
Татарстан Республикасында 2015 елның I кварталында 89 мең тоннага якын терлек һәм кош үстерелгән, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда артым 1 % тәшкил итә. 275 мең тонна сөт җитештерелгән, артым -5%. 225,3 млн. данә йомырка җитештерелгән (120%). Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

3
апрель, 2015 ел
җомга
Бүген, 3 апрельдә, “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” өстәмә урта һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә “Икътисад һәм авылда эшкуарлыкны оештыру” программасы буенча КФХ башлыклары өчен оештырылган укулар тәмамланды.
Иртәгә, 4 апрельдә, шәһәрнең 8 мәйданчыгында Татарстан Республикасы халкын авыл хуҗалыгы продукциясе белән, көндәлек азык-төлек товарлары белән тәэмин итүне яхшырту максатларында авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак.

2
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Шәхси хуҗалыкта кысыр сыерны асрамыйлар, чөнки андый малдан сөт тә, бозау да юк дигән сүз. Ә менә кайбер авыл хуҗалыгы ширкәтләрендә елга бер сыердан бер бозау алу проблемага әверелде. Әле җитмәсә туган бозау да, тиешле тәрбия күрмәсә, үлеп китә,- дип хәбәр итә Балтач районы “Хезмәт” газетасы.

Агымдагы елның апрелендә «Казан ярминкәсе» ААҖнең күргәзмә павильонында «Энергетика. Ресурсларны саклау» XVI махсуслаштырылган күргәзмә уза. Чарада АПКпредприятиеләреннән Россия авыл хуҗалыгы фәннәр академиясенең «ТатНИИСХ» ФНУ, «Майский» ТК» ҖЧҖ«Чаллы-Бройлер» ҖЧҖ, «КДАУ» ЮҺБ ФДМУ, «Россельхозцентр»ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы, «ДеЛаваль» ЯАҖ катнашаларалар күргәзмәдә энергия ресурсларын саклау өлкәсендә үзләренең уңышларын күрсәтәчәкләр.

1
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
Бүген Әлмәт муниципаль районының Кәләй авылында “Токарликов ис.” ААҖ базасында “Энергиягә бай һәм югары протеинлы азык – эре мөгезле терлекләрне сыйфатлы тукландыру нигезе” темасына семинар-киңәшмә узды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 1 апрельгә оператив белешмәләреннән күренгәнчә, республикада тәүлек эчендә җитештерелгән сөтнең тулаем күләме 3197 тонна тәшкил итә, бу күрсәткеч узган елның шушы датасына караганда 138,7 тоннага, ягъни 5 процентка күбрәк.

31
март, 2015 ел
сишәмбе
Бүген республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре матбугат туры барышында Арча районы Түбән Мәтәскә авылыннан гаилә фермасы хуҗалары Гөлназ һәм Айдар Сабировларда кунакта булдылар.
28 мартта Зәй муниципаль районында шәхси ярдәмче хуҗалыкларның хуҗаларын бүләкләү тантанасы узды – 83 хуҗалыкка сыер саву аппаратлары тапшырылды.
Агымдагы елның апреленнән Әлмәт муниципаль районының Кәләй авылында “Токарликов ис.” ААҖ базасында “Энергиягә бай һәм югары протеинлы азык – эре мөгезле терлекләрне сыйфатлы тукландыру нигезе” темасына семинар-киңәшмә узачак

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International