Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Әхмәтов Азнакай, Лениногорск һәм Ютазы муниципаль районнарында булды

2015 елның 28 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үзенең эш сәфәрен Лениногорск муниципаль районыннан башлады. Ул, район башлыгы Рәгать Хөсәенов белән бергә кырлар өстеннән очып узганнан соң, районның хуҗалыклар җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре инвесторлары, фермерлар, авыл җирлекләре башлыклары һәм башка белгечләр белән очрашты.

Очрашу барышында аграр ведомство башлыгы районда башкарылган язгы кыр эшләре нәтиҗәләренә уңай бәя бирде. Шул ук вакытта ул, игенчеләр очраша торган кыенлыкларны истә тотып, бүгенгә ирешелгәннәрне ныгытырга өндәде. Аерым алганда, чәчүлекләрне карауга, аларны корткычларга һәм чүп үләннәргә каршы эшкәртүгә игътибар итәргә кирәк, дип ассызыклады министр.

Авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре белән әңгәмә барышында Марат Әхмәтов, Лениногорскрайоны хуҗалыкларының нәтиҗәле эшләү өчен бөтен мөмкинлекләре бар, дип билгеләп үтте һәм игенчеләргә уңышлар теләде. Министр шулай ук авыл кешеләрен авылны үстерү буенча республика программаларында актив катнашырга, терлекчелеккә, ит һәм сөт җитештерүгә аерым игътибар итәргә өндәде. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы, бу ел игенчелек өчен уңай ел булыр, дип ышыныч белдерде. Әмма игенне үстерү бер хәл, ә аны югалтуларсыз җыеп алу - зур тырышлык таләп итә.Ведомство башлыгы шулай ук катнашучыларның сорауларына җаваплар бирде, аларга авыр хезмәтләрендә уңышлар теләде һәм алдагы Сабантуй бәйрәмнәре белән котлады.

Аннары Марат Әхмәтов Ютазы муниципаль районы башлыгы Рөстәм Нуриев белән бергә Ютазы районы кырлары өстеннән очып узды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы «Нәбиуллин», «Каракашлы», «Уңыш», «Вәлиев», Тукай ис., «АгроМир»  агроколлективлары кырларының торышы белән танышты. «АгроМир» җәмгыяте базасында районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, инвесторлар, фермерлар белән очрашып сөйләшкәннән соң, ул алар башкарган эшкә уңай бәя бирде.

Узган еллардагы корылыктан соң, быелгы һава шартлары сөендерә. Җирнең дымлылыгы буенча саннар төрлечә булса да, гомумән алганда, яз быел уңай килде. Эссе көннәр утырып китеп, эшне генә бозып ташламагае, - диде министр.

Марат Әхмәтов Татарстанның иген уңышы язмышы өчен җаваплылыкны арттырырга өндәде. Терлекчелек тармагына игътибар итми калмады. «Безнең җитештерүче сөт бәясен билгели алмый, әмма җитештерелгән продукциянең үзкыйммәтен төшерә ала. Моның юлы бер генә - азык», - дип билгеләп үтте министр.

Бүген кукуруз һәм рапстан башка сөт ала алмыйбыз. Азыкта энергетика һәм аксым булырга тиеш,  дигән бурыч куя катнашучылр алдына Министрлык башлыгы.

Министр шулай ук җирле авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләреннән һәм фермерлардан аларныңпроблемалары белән кызыксынды. Җитештерелгән продукция өчен федераль бюджеттан республикага бирелгән дотация турында хәбәр итеп, министр шикләнүләргә урын калдырмады. Үзләренең шәхси хуҗалыкларын төзекләндерергә теләүче гражданнарга ярдәм итү программасының гамәлгә керүе хакында хәбәр итеп тә халыкны сөендерде ул. Премьер-министр урынбасары авыл халкын гамәлгә кергән башка төрле республика программалары һәм  федераль программалар белән, шулай ук киләчәккә үз планнары белән таныштырды.

Шуннан соң Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Азнакай муниципаль районында кыр эшләренең барышы белән танышты.

Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин белән берлектә вертолетта басулар өстеннән әйләнеп, язгы кыр эшләренең барышы белән танышканнан соң, “Марс” җәмгыяте басуында алар хуҗалык җитәкчеләре, район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, ветераннар белән очраштылар. Эшлекле сөйләшү барышында кыр эшләре һәм авыл хуҗалыгы өлкәсенә кагылышлы башка мәсьәләләр буенча да фикер алыштылар.

Азнакайлылар язгы кыр эшләренә алдан ук ныклы хәзерлек эшләре алып бардылар. Республикада иң беренчеләрдән булып язгы чәчү эшләрен башлап җибәрделәр. Нәтиҗәдә 67,5 мең гектар чәчүлек җирләрдә язгы чәчү вакытында тәмамланды. Хәзер оешкан төстә чәчүлекләрне карау, өстәмә ашлама кертү, корткычларга һәм чүп үләннәргә каршы көрәш чаралары күрелә. Район башлыгы быел исә 200 мең тонна икмәк җитештерү бурычын куюны ассызыклап үтте. Азнакайлылар республикада иң беренчеләрдән булып терлек азыгы хәзерләү, печән чабуга да керештеләр. Менә бүгенге “Марс” хуҗалыгы басуларындагы сенаж төргәкләү дә шуның ачык мисалы.

Марат Әхмәтов  азнакайлыларны тулаем республика буенча кыр эшләренең барышы белән таныштырды, быел иген уңышының мулдан булырына зур мөмкинлекләр барын әйтте ул. Әмма, туфрактагы дымны саклау, корткычларга каршы көрәш һәм башка эшләрне үзвакытында сыйфатлы итеп башкару таләп ителә. Ике ел рәттән республикада иң зур уңыш үстергән Азнакай игенчеләренең быел да сынатмасына ышаныч белдерде:

- Азнакай элеккеге данлы традицияләренә кире кайтты. Соңгы елларда биредә ныклы, бердәм команда тупланды. Ике ел рәттән иң күп тулай җыем алдылар. Ә быел инде без сездән рекордлы уңыш үстерүегезгә дә ныклы ышаныч белдерәбез. Әлбәттә, Ходай ярдәменнән ташламасын. Сезнең моңа бар мөмкинлекләрегез дә бар, шифалы яңгырлар да Азнакайда күпләп явып үтте, – диде ул.

- Министр шулай ук азнакайлыларның терлекчелек өлкәсендә дә уңышлары зур булуын билгеләп үтте. Терлек азыгы җитештерүдә сөтнең үзкыйммәтен киметүгә зур әһәмият бирергә кирәклеген әйтте. “Марс”лыларның алдынгы алымнарның берсе булган сенаж төргәкләвен мисал итеп куйды. Җиңсәләргә тутырылган бөртек катнашмаларын күпләп хәзерләргә киңәш итте. Ул шулай ук авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә, фермерларга һәм шәхси хуҗалыкларга күрсәтелә торган дәүләт ярдәме, аграр сәясәт турында аңлатып, сорауларга җаваплар да бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International