“Сөтчелек фермасында тукландыруга идарә итү” курсы буенча укыту тренингы Зеленодольск районының «Авангард» АҖ хуҗалыгы базасында узды. Ул өч көнгә исәпләнгән иде һәм 27-29 май көннәрендә узды. Сөтчелек хуҗалыклары җитәкчеләре һәм белгечләре өчен билгеләнгән курс «Молочной Бизнес Академией» сөт җитештерүне үстерү буенча коммерциягә карамаган автоном оешма (Липецк өлкәсе, Вербилово авылы) белән берлектә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан «Россиядә Danone компанияләре төркемнәре» ярдәмендә оештырылды.
Бу тренингның үзенчәлеге — алган күнекмәләрне практикада куллануга юнәлтү. Укуларга йөрүчеләр алган белемнәрен шунда ук фермада ук сынап карадылар: төп азыкларның һәм катнашмаларның сыйфатын, рацион структурасын бәяләделәр, азыкның эшкәртелү һәм үзләштерелү дәрәҗәсен билгеләделәр.
Уку дәресләренең теоретик һәм практик өлешләре дә сөт фермасында узды.
Әлеге курста Татарстанның алдынгы сөтчелек хуҗалыкларыннан 2 җитәкче һәм белгеч укып чыкты:«Авангард» АҖ җитәкчесе Э.В.Шайер, «Вятские Зори» АҖ директоры С.А.Полынкин, «Чынлы» ҖЧҖ белгечләре.