Татарстанда быел 50 мең гектар мәйданда туфракны известьлау планлаштырыла

2015 елның 31 мае, якшәмбе

Әче туфрак - авыл хуҗалыгы культураларыннан югары һәм тотрыклы уңыш алуны чикли торган төп факторларның берсе. Әче туфракны известьлау – кырлардагы туфракны яхшыртуның бердәнбер ысулы. Ул туфракка төрле яклап тәэсир итә: мәс., известь белән бергә кертелгән кальций, туфракның структурасын яхшырта, суүткәрүчәнлекне һәмаэрацияне яхшырта, өске яктан кабыкланып ярылуны киметә, авыр составлы туфракны эшкәртүне җиңеләйтә.

Моннан тыш, известьлау файдалы микроорганизмнарның үрчүенә, бигрәк тә азотны тота торганбактерияләргә уңай тәэсир итә, ул үсемлекләрнең азот белән тәэмин ителешен көчәйтә һәм фосфор катнашмаларының тиз үзләштерелүенә ярдәм итә.

Татарстанда соңгы елларда известьлау эшләр күләменең кимүе аркасында әче туфраклы җирләр артуга таба бара. 2015 елның 1 гынварына әче туфраклы мәйдан 1424,2 мең га тәшкил итәшул исәптән бик әче туфраклы- 40,4 мең га, уртача әче – 267,7 мең га, әз генә әчерәк - 1116,1 мең га.

2015 елда республикада 50 мең гектар мәйданда туфракны известьлау планлаштырыла. Бу чараны бик сыйфатлы башкарып чыгу өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан, «Татагрохим» ҖЧҖ һәм республиканың агрохимхезмәтләре белән берлектә, известьле ашламалар кертү техникасының әзерлеге урыннарга чыгып тикшерелде. Яхшы әзерлек ӘлмәтТукай, Чистай,Нурлат, Буа, Балтач, Арча районнары оешмаларында билгеләнде. Алексеевск, Минзәлә, Мөслим, Кайбыч,Биектау районнарында техниканы эшкә әзерләү мәсьәләләре ахыргача хәл ителеп бетмәгән әле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International