Идел буенда 2015 Халыкара кыр көннәре – агробизнес профессионаллары өчен инновацион мәйдан

2015 елның 31 мае, якшәмбе

Бүген Россиянең агросәнәгать комплексы алдында зур бурыч тора Россия төбәкләрене икътисадының баш драйверы булырга һәм Россия Федерациясенең азык-төлек иминлегестратегиясе кысаларында азык-төлек бәйсезлеген тәэмин итәргә.

Эчке һәм тышкы базарларда авыл хуҗалыгы продукциясенең конкуренциягә сәләтлелеген арттыру, импортны алмаш әзерләү, эшкуарлыкны үстерү өчен уңай шартлар булдыру, тармакның инвестиция җәлеп итүен арттыру – үзебезнең аграр секторны үстерүнең төп параметрлар.

Кыр көннәре” Европа форматында - “Идел буенда Халыкара кыр көннәре” күргәзмә-форумында Россиядә беренче мәртәбә тармакның иң мөһим мәсьәләләре буенча фикер алышу булачак. Күргәзмә-форум 2015 елның24 - 26 июнендә Татарстан Республикасы башкаласы Казанннан ерак булмаган җирдә - Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты кырларында узачак. Күргәзмә-форумны оештыручыларТатарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Немец авыл хуҗалыгы җәмгыяте (DLG), «Казанярминкәсе» ААҖ,  IFWexpo Heidelberg GmbH. “Идел буенда Халыкара кыр көннәре” Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән оештырыла. “Идел буенда Халыкара кыр көннәре” - Россия агросәнәгать комплексын үстерүгә ярдәм итү бурычын куя торган федераль әһәмияттәге проект ул.

Күргәзмә кысаларында Россия һәм Европа компанияләре түбәндәге юнәлешләр буенча иң яңа продуктлар һәм технологияләр күрсәтәчәкләр: игенчелек, терлекчелек, авыл хуҗалыгы техникасы. Проектның принципиальаермасы – технологиялелек, продуктларны һәм технологияләрне кыр шартларында күрсәтәләр. Экспонентлар өчен шулай ук традицион рәвештә – Кампуста (ачык үләндә) һәм павильон-чатырда катнашу мөмкинлеге булачак.   



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International