«Чаллы-Бройлер» яңа җитештерү комплексын төзүгә 2 млрд. сум инвестиция кертә

2015 елның 29 мае, җомга

«Чаллы-Бройлер» кошчылык фабрикасында яңа җитештерү комплексы төзелә башлый.Объектның проект куәте тәүлегенә 144 тонна яисә елына 49 500 тонна тәшкил итә.Компания җитәкчелеге сүзләренә караганда, әлеге тармакта бу иң югары күрсәткечләрнең берсе. Яңа комплексны төзүгә 2 млрд. сумнан артык инвестициякертеләчәк, шулардан чиреге – предприятиенең үз акчалары. Проект биш ел эчендә үз-үзен аклар дип көтелә.

«Шундый зур күләмле җитештерү комплексын гамәлгә кертү безгә - тавык ите һәм тавык итеннән ярымфабрикатлар җитештерү буенча федераль дәрәҗәдә алдынгы позициягә чыгарга, ә Татарстанга кошчылык тармагында лидерлар рәтенә керергә ярдәм итәчәк, - дип белдерде «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖнеңгенераль директоры Дилшат Ситдиков. - Бүген тавык итенә безнең республика ихтыяҗы шулкадәр зур ки, яңа комплекс төзү предприятиене үстерү өчен генә түгел, ә Татарстанның икътисады һәм авыл хуҗалыгы өчен дә бик кирәк».

Комплексның максималь җитештерү куәтенә ирешү 2017 елга планлаштырыла.

2014 ел йомгаклары буенча «Чаллы-Бройлер» комплексының табышы 8 миллиард сумнан артып китте, чиста табыш 1,1 миллиард сумнан артык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International