Май яңгырлары табигатьне җанландырып җибәрде, кыр культуралары да баш төртеп, буйга үсә башладылар. Күпьеллык үләннәр дә келәм буеп җәелде. Печәнгә төшәр вакыт та көттерми. Авылларда чалгылар үз чиратын көтә — «Ягуарлар», «Полесья», КСК-100 һ.б.лар. Яңа чорга – яңа чапкычлар.
— Безнең керемнәрнең төп чыганагы - сөт, дип сөйли Саба муниципаль районы “Саба” ҖЧҖнең “Сатыш” һәм “Кибәч” бүлекчәләре директоры Фәрхать Сәубанов. Әйтергә кирәк, сөт - сыерның телендә, ашатуга карап сөтен савасың. “Сатыш” бүлекчәсендә 560 савым сыер исәпләнә. Ел буе күпкомпонентлы, бер типтагы ашату ысулы кулланыла, рацион нигезендә — сенаж. Ит һәм сөт терлекчелеген интенсификацияләүгә бәйле рәвештә, аның әһәмияте көннән-көн арта бара. Ул рационнарны протеин, βкаротин, шикәр белән баета.
Әмма сенажны бит әле файдалы булсын өчен әзерли белергә дә кирәк. 2014 елның июнендә «Лира Фарм» ҖЧҖ белгечләре, Германия партнерлары - «Josera» компаниясе ярдәмендә, при поддержке партнеров из Германии — компании «Josera», “Саба” ҖЧҖнең “Сатыш” бүлекчәсе базасында киң масштаблы семинар үткәрделәр, анда авыл хуҗалыгы хайваннары өчен югалтуларсыз югары сыйфатлы азык әзерләү технологияләре күрсәтелде. Семинарда Татарстаннның барлык районнарыннан 80 белгеч катнашты. Чара программасына теория һәм практика өлеше кертелгән иде.
Теория өлеше кысаларында «Сыйфатлы сенаж — очраклы түгел» темасына презентация узды.
Монда катнашучыларда 75% дымлылыктагы яшел масса катнашында бетон траншееда сенаж әзерләүнең Германия технологиясе белән мастер-класс кызыксыну уятты. Шунда ук «Лира Фарм» ҖЧҖ белгечләре тәкъдим мителә торган технологиянең икътисадый нәтиҗәлелеге, аның ярдәмендә азык әзерләү һәм аны саклау шартлары турында катнашучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирделәр.
Тәҗрибә траншеясын чәчәккә бөреләнгән люцернадан ясыйлар. Силос препаратларын сайлаганда «Лира Фарм» компаниясе «Josera» (Германия) заводыннан «Йозилак классик» әчеткечен сатып ала, аның составында әче сөт бактерияләре катнашмасы, шулай ук натураль ферментлар катнашмасы (βглюканаза, ксиланаза һ.б.лар) бар. Силоска әйләндерү ферментолларын куллану азыкның сакланышын һәм туклыклылык кыйммәтен арттыра. Сенаж әкренләп әчи (рН күрсәткече — 4,8-5,5). Биологик консервант аны күгәрүдән һәм чүпрәләнеп күпереп чыгудан саклый. Температура 35-37°С булырга тиеш.
Тутырылган траншеяны 40 микрон калынлыктагы вакуумлы пленка белән каплыйлар, аннары 150 микрон калынлыктагы кара пленка белән ябалар.
В октябрьдә траншеялардагы сенаж куллануга әзер була. «Лира Фарм» ҖЧҖ белгечләре тарафыннан “Саба” ҖЧҖнең “Сатыш” бүлекчәсе белгечләре белән бергәләп азыкның туклылык күрсәткечләрен тикшерү өчен аналаизга проба алына. Пробалар Германиядә тикшерелә.
Тикшерү нәтиҗәләре түбәндәгечә: — органолептик торышы: уксус кислотасы бик аз сизелә; май кислотасы юк; исе яхшы, күгәрек юк, ачык коңгырт төстә.
Бүлекчәнең баш зоотехнигы Васыйл Миңнебае әйтүенчә, терлекләрне сенаж белән тукландыру нәтиҗәсе бик яхшы. «Йозилак Классик» әчеткече белән әзерләнгән сенажны хайваннар бик яхшы үзләштерәләр. Сөттәге аксым дәрәҗәсе дә тотрыклы - 3,2 һәм 3,7%, ә сөт күләме узган елның шушы чоры белән чагыштырганда бер сыердан көнгә 3,23,3 кг күбрәк чыга, ГОСТ таләпләре буенча 1 нче класска керә.
Сенажны әзерләү һәм саклау технологияләрен үтәгәндә туклыклы матдәләрнең югалуы 8-10% тәшкил итә, ә әчеткечтән башка әзерләнгән сенажда – 20-25%тан артыграк.
— Безнең өчен нәрсә мөһим? — дип сорау бирә Фәрхать Сәүбанов. Җавабын да үзе үк бирә, —сыерларның продуктлылыгын арттыру һәм сөт җитештерүнең үзкыйммәтен киметү. Тәҗрибәдән күренгәнчә, ашату никадәр яхшы булса, терлекләрнең продуктлылыгы да шулкадәр югарырак була. Ә ашатуга чыгымнарны да азрак тотарга туры килә. Шуны истә тотарга кирәк, терлекләрнең продуктлылыгы югарырак булган саен, рациондагы 1 кг коры матдәгә исәпләгәндә энергия һәм туклыклы матдәләрнең концентрациясе дә югарырак булырга тиеш.
Сатышлылар дөрес юл сайлаганнар дип әйтергә була.