Тукай районының Теләнче Тамак авылында чәршәмбе көнне бу авыл җирлеге халкы күптән көткән вакыйга булды. Монда тантаналы рәвештә яңа модуль-блок участокветеринария пункты ачылды.
Авылның яңа инфраструктура объекты янында җыелган халык алдында Теләнче Тамак авыл җирлеге башлыгы Рамил Нәҗметдинов чыгыш ясады. Аның әйтүенчә, ветеринария пункты авыл җирлеге составына керүче биш торак пунктның барлык терлекләренә хезмәт күрсәтәчәк. Ачу тантанасына, авыл кешеләреннән тыш, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Гәрәев, «Коммуналь челтәрләр-Татарстан» ҖЧҖ директоры Риф Миңнекаев, «Агросила Групп» ҖЧҖнең генераль директоры Фәнис Газетдинов, «Кама» агрофирмасы директоры РәшитХабутдинов, «Тукай РДВБ» ДБУ башлыгы Әнсар Абдельманов кебек кунаклар да бар иде.
Татарстанда модуль-блок участок ветеринария пунктлары республика программасы буенча 2014 елдан башлап төзелә. Республиканың авыл җирлекләрендә бүгенге көнгә 83 шундый пункт ачылды инде.