Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы орлыклар сортына грунт контроле уздыруны яңадан башлады

2015 елның 1 июне, дүшәмбе

Югары уңыш алуның нигезен югары репродукцияле орлыклар тәшкил итә. Республика бу юнәлештә системалы эш алып бара. Орлыклар җитештерүне лицензияләүне юкка чыгару аркасында базарларда аларның контрафакт партияләре барлыкка килә башлады. Шушы вәзгыятьне яхшырту өчен орлыкчылык хуҗалыкларын 250 балл системасы буенча ихтыярый рәвештә аттестацияләү программасы эшләнде, аның буенча матди- техник базаның торышы,агрономия документациясенең алып барылышы, югары квалификацияле кадрлар белән тәэмин ителеш тикшерелә. 2014 елда хуҗалыклар тарафыннан 67 гариза бирелгән иде, шулардан37 хуҗалык категория алды, 20се - категория, ә 10 хуҗалык, таләпләргә туры килмәү сәбәпле, үтмәделәр.

Категория алган орлыкчылык хуҗалыклары исемлеге Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтына куелды. Бу орлыкчылык хуҗалыклары  өчен өстәмә кызыксындыру чаралары карала. Бөртекле культураларның һәр гектарыннан 3 ц орлык сатса, хуҗалык финанс ярдәме алачак, бу базарны сыйфатлы орлык материалы белән тулыландырырга ярдәм итәчәк.

Орлыклар базарында тәртип урнаштыруга икенче адым - орлыклар сортына грунт контроле уздыру. 13 ел өзеклектән соң Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бу эшне ике культура –сабан бодае һәм арпа буенча яңадан башлап җибәрде. Моның өчен бу ел уңышыннан орлык сатуны планлаштыручы хуҗалык сертификацияләү органына гариза бирә, «Россельхозцентр»ның Татарстан Республикасы филиалы белгечләре   чәчелә торган орлыклар партиясеннән орлыкларның үрнәкләрен сайлап алалар. Шундый юл белән 300ләп проба алынды һәм алар өч участокта чәчелде: Арча, Чистай районнары дәүләт сорт участокларында, Казан ДАУның тәҗрибә кырында. Вегетация чорында сортның сыйфатынакомиссия бәя бирәчәк, аннары сортның бәян ителгән параметрларга туры килүенә бәяләмә бирелә, соңгысы инде хуҗалыкларга үз орлыкларын сатарга хокук бирә торган сертификат алу өчен төп нигез була.

Әлеге чара авыл хуҗалыгы культуралары орлыклары белән тәэмин итүчеләр арасыннан намуссыз эш итүчеләрен ачыкларга мөмкинлек бирәчәк. Алга таба контрольнең шундый рәвеше башка культураларга карата да кулланылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International