Татарстанда яшь фермерлар өчен 47 бизнес-проект гамәлгә ашырылачак

2015 елның 29 мае, җомга

«Яшь фермерларга ярдәм итү» программасы буенча 2015 елгы конкурсның 1 нче этабы кысаларында 47 КФХ җиңүчеләр дип танылды. Алар үз проектларын гамәлгә ашыру өченҗәмгысе 44,7 млн. сум күләмендә гранталр алачаклар. Программа шартлары буенча (һәр 500 мең сум грантка 1 эш урыны булдыру) 89 өстәмә эш урыны булдырылачак.

Пректларның иң күбе (19) — сөтчелек юнәлешендәге эре мөгезле терлекләр буенча. Бу проектларны гамәлгә ашыру савым сыерларын тагын 486 башка арттырырга ярдәм итәчәк. Бөртекле һәм кузаклы культуралар җитештерү, эре мөгезле терлекләр симертү буенча бизнес-проектларны гамәлгә ашыруга 6 шар фермер грант алачак, катнашучы үз гарнтларын яшелчәчелек һәм җиләк-җимеш культураларын – клубника һәм кура җиләге үстерүгә тотачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International