Мамадыш сыр-май комбинаты яңа төр - «Маасдам» сыры чыгара башлады

2015 елның 28 мае, пәнҗешәмбе

Мамадыш сыр-май комбинаты чыгара торган премиум сырлар рәтенә тагын бер яңа төр -«Маасдам» сыры өстәлде.

Әзер Маасдамның беренче түгәрәге дегустациясендә катнашкан журналистлар күңеленә ул бик хуш килде, дип хәбәр итә «Молочная страна – Сөт иле» корпоратив газетасы. Әйтергә кирәк, сыр әзерләүчеләр үзләре дә хезмәт җимешеннән бик канәгать калдылар. Бу чын Маасдам:тышкы яктан да (ул сырга хас шундый ук эре тишекләр белән), тәм сыйфатлары ягыннан да (үзенчәлекле татлырак тәм һәм аңа гына хас ис)Предприятиедә, «ПРОСТО МОЛОКО» компаниясенең Мамадышта чыгарыла башлаган яңа сыры тәме белән дә, бәясе белән дә татарстанлыларга ошар, дип уйлыйлар.

Сатуга ул якын арада чыгачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International